Хезмәтләрем һәм төшләрем.

 Ике дөняның бәйләнеше.

  Соңгы елларда, бигрәк тә  соңгы айларда,   архивтан әби-бабаларыбызның  исем-фамилияларын(родословныйларын) алгач, күзләрем-башларым беткинчә, йокысыз, төрле еллардагы переписьларда булган әби-бабаларыбызның төпләрен ачыклап, бер-берсен үз нәселләренә ялгап, берләштереп маташам. Кай урыннар килеп чыга, кайсылары- юк әлдә.

 

Шул эшләремә Ходаемның рәхмәте булып,  13 нче апрель 2011 елда, бер төш иңде. Дөресме-түгелме, сездән рөхсәт алып, сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм. Һәр язган сүзем баллахи, билляхи дөреслекле.

Төшем:
“  Без,  4 ир  кеше, яңа каберлекләребезнең көнчыгыш ягында, кая именно  беренче булып күмелгән мәетләребез, һәрбер кабер тирәсен, аларның эчләрен,  чистартып шөгелләнәбез. Әйтерсең, бу эшләр безнең өчен привычныйлар инде.

Бер-икебез алда бара каберләрнең тирә-ягын чистартып. Мин үзем туры рәт буенча, бер кабердән икенчегә  барып, һәрбер кабер өстенә ак япма(покрывало) яба барам, чардуан өстенә берәр сөлге сыман нәрсә куя барам. Шул ук вакыт иптәшләремне күз карашында тотам, алар башка берәр кабер янында мавыгалар. Шуларның берсе күчте башка бер кабер янына. Берничә секунд үткәннән соң, шул иптәшем ташлап киткән кабер эченнән, чын күңелдән, мәетнең үксеп, кычкырып елаган тавышын ишеттем. Тиз итеп, кабер яныннан киткән иптәшем ягына карадым бераз куркынып. Елаган мәетнең кабере янында булган икенче иптәшебез : “Кая китте” дигән булып, аны кире яшеп алды. Мин дә бераз  куркынып  та,  кызыксынып та, гайран булып калдым. Тиз арада шул мәет елаган кабер яныны килеп бастым.

Әй, сез белсәгез иде, ишетсәгез иде, ничек мәет елый икәнлекне!!! Үз колакларым белән ишеттем. Чыннан да бит, тавыш  кабер астыннан килеп торды. Бераз куркынсам да, үз-үземне кулга алдым да, тиз генә кабер яныннан киткән иптәшемне чакырдым. Шуннан соң, кабер яныннан киткән иптәшем: “Алла..., Алла..барам, барам”дигән булып, тиз арада йөгереп җитте. Ул катем укырга тотынгач кына- мәет тынычланды. Исеме аның  Невретдинов Руслан Курамша улы булып чыкты.Шуннан соң мин йокыдан араландым.

 Ни әйтергә инде. Ничек әйтәләр: “Яхшылыкка булсын”дидем. 
Эчтәлеген шулай юрадым. Авылдаш булган мәетләр өчен  куйган хезмәтләремне, бигрәк родословныйлар буенча, Ходаем күрәсен күреп тора, ә  мәетләребез- сизеп торалар. Мин аларның исемнәрен родословныйларга тезәм, шунардан төшемдә дә строго бер туры рәттән бардым. Аларның кабер өстенә ак япма ябу һәм берәр сөлге сыман әйбер кую- ул инде аларга минем хөрмәтем, истәлегем һәм миннән хаер-садака була диеп уйлыйм.
Минем көнемдә булган эшләрем- төрле документлардан мәетләрнең исем -фамилияларын ачыклап, җыеп, бер рәткә тезү- төшемдәге мәетләр өстенә ак япма кую һәм берәр сөлге сыман әйбер -ике дөньяның бәйләнеше була инде диеп уйлыйм.

Шул ук вакыт,  именно  Невретдинов Русланның йөгереп килеп катем укуы, мәетнең шуннан соң тынычлануы да просто гына түгел. Минем уйлавым буенча, Руслан чын күңелдән ходайга ошанучы. Озактан түгел бер динсез кешене Ислам диненә өндәүче кеше. Димәк, аның да Ходай каршында, дин каршында сяваплары бар. Куйсуы авылы Садек абзый турында язмада,  нажмите:  Күңелләр сыенган йорт ,  комментарийда аның турында да  берәр сүзем язылган иде.


Башка  ике иптәшемнең кемнәр икәнлеген әйтә алмыйм.

 

Башка берәр язмамда СТИХИ И ПЕСНИ - часть 2 (с 2009г),  “Безнең төшләр” (№43)шигыренда, сайтта язган идем инде- нәрсә аңлата  мәетнең елаганы берәүнең төшендә? Ачыклыйм тагын да. Төшләр юрау китабында язган: “ Берәүнең төшендә мәет еласа- ул мәет  имансыз була” дигән, ә “ берәү төшендә мәет елаганын  күрсә- ул иманлылардан була” дигән. Ни әйтергә була инде. Шулай булсын иде. Бу төшем конечно же  мине  шатландырды гына түгел, ә миңа  чиксез дәрт бирде. Шул ук вакыт: шиксез Ходайга ошанырга икәнлекне белгертте. Бәлкем, миңа тагын бу тормыш барышында тирәнлерәк уйланырга кирәклеген белгертә. Белми генә булса да, гонаһлардан сакланырга куша.

Ә кем инде шул әби-бабаларыбызның исем-фамилияларын архивтан алыр өчен шулкадәр акча туздырганының сявабын үлчәсәк- ул инде авылдашлар арасында һәм мәетләр каршында  бик сячваплы кешеләрнең берсе диеп уйлыйм. Үзем турында түгел,  авылдашым Губайдуллина(Рамазанова) Хамдия турында әйтәм.

Дөресме юрадым бу төшне, әллә -юкмы, аны бер Алла гына белә. То, что шул төш миңа яшәү көче бирә- аны сизеп торам.

 

Бу төшемдәге  вакыйгаләр да, нажмите: Исторический очерк " Минем фикеремне анла" дигән язмага кертелгән 3 төшем кебек, шулай ук, сугышта вафат булган авылдашлар турында язганнан соң иңгән төшемдәге кебек, нажмите: ЗАКЛЮЧЕНИЕ, бер үк, төшемдә кичке вакытта, сумерки булган  вакытта булып уздылар.

Бу темага күп сөйләргә дә, тем более язарга да куркам. Алай булса да, болай булса да-барыбер барыбызда Алла кулында. Маңгайларга ни язган бит.......

 

М.Максут.

 

 на главную страницу, нажмите:  Mmmm20021961.narod.ru

 

© df1961fd

Бесплатный хостинг uCoz